2013 елның 24 гыйнвары көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә Казан шәһәрендәге күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бүлеп бирү максатыннан Лаеш районының Сокура авылы чикләренә кертелергә тиешле җир кишәрлекләрен теркәү сораулары буенча киңәшмә узды. Бу сорауны карауда Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты, Лаеш муниципаль районы җирле үзидарә органнары, ТР буенча “Федераль кадастрлар палатасы” учреждениесе, ТР торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш министрлыгы, «АК БАРС Девелопмент» җәмгыяте вәкилләре катнашты.
Күрсәтелгән торак пункт чикләренә торак йортлар төзү өчен 166 га җир кишәрлеге кертелү мөмкинлеге карала.
Киңәшмәдә проблемалы сораулар һәм аларны чишү юллары каралды.