Татарстан Республикасы муниципаль районнары халкына видеоконференцэлемтә режимында түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде

2020 елның 26 июне, җомга

2020 елның 26 июнендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы муниципаль районнары халкына җир һәм торак законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырылды, ул «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Мөрәҗәгать иткән гражданнарга гаражлар, ярдәмче объектлар астындагы җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, төзелеп бетмәгән объект урнашкан җир кишәрлеген арендалау шартнамәсен озайту мәсьәләләре буенча тулы күләмдә аңлатмалар бирелде.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан чарада хокук идарәсенең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе - Ислам Ишмаков катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International