Фәнил Әһлиуллин эш визиты белән Спас муниципаль районында булды

2020 елның 26 июне, җомга

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры  Фәнил Әһлиуллин эш визиты белән Спас муниципаль районында булды. Район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов белән бергә ул берничә шәһәр һәм авыл сайлау участогында (Бураково һәм Вожах) булды. Министр һәм муниципаль район башлыгы участокларда тавыш бирү процессын оештыру, шул исәптән санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре, шулай ук тавыш бирү барышы белән таныштылар. Фәргать Мөхәммәтов Болгар шәһәрендә үз участогында тавыш бирде.

Визит кысаларында Фәнил Әһлиуллин шулай ук Бөтенроссия яшьләр көненә багышланган чарада катнашты. Чара барышында министр районның яшьләр сәясәте өлкәсендә иң уңышлы оештыручыларга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгының аерым хөрмәтләү билгеләрен, рәхмәт хатларын һәм Мактау грамоталарын тапшырды.

Фәнил Әһлиуллин сәламләү сүзендә яшьләрне патриотизм, хезмәт сөючәнлек, сәламәт яшәү рәвеше рухында тәрбияләүнең зур әһәмиятен ассызыклады. Илебезнең ни дәрәҗәдә уңышлы үсүе яшьләр сәясәтенең нәтиҗәлелегенә бәйле. Яшь буын вәкилләре арасында талантлы, креатив һәм актив кешеләр күп, аларның сәләтен һәм энергиясен Ватан хакына юнәлтү – безнең уртак бурычыбыз.

Министр бүләкләнүчеләрне Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән лаеклы бүләкләр белән котлады, иҗади илһам, энтузиазм һәм аларның катлаулы, әмма бик әһәмиятле миссияләрендә югары нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International