Бүген министр Фәнил Әһлиуллинда каршындагы министр урынбасарлары, структур бүлекчәләре һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре катнашында үткән атналык киңәшмә тантаналы вакыйгадан башланды. Фәнил Әһлиуллин Министрлык алдына куелган бурычларны хәл итүдә актив катнашучы структур бүлекчәләр җитәкчеләренә «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлекле билгеләрен тапшырды. Министр аларга нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.