ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан салым салу объектлары исемлегеннән төшеп калучы җир кишәрлекләре буенча мәгълүмат җыю һәм анализлау эше алып барыла

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

2019 елның 15 апрелендәге 63-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Салым кодексына юридик затлар түли торган җир һәм транспорт салымнары буенча түләүләрне администрацияләүгә кагылышлы үзгәрешләр кертелде. Күрсәтелгән үзгәрешләр нигезендә, 2021 елның 1 гыйнварыннан оешмалар тарафыннан 2020 елга һәм аннан соңгы чорларга җир салымы буенча еллык салым декларацияләрен тапшыру бурычы юкка чыгарылды.

Юридик затлар тарафыннан файдаланыла торган һәм элек декларацияләрдә чагылдырылган ЕГРНда теркәлмәгән җир участоклары салым салу максатларында исәпкә алынмаячак, бу җирле бюджетларның төшеп калучы керемнәре барлыкка килергә мөмкин.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы муниципаль районнары белән берлектә, салым салу объектлары исемлегеннән төшүче җир кишәрлекләре буенча мәгълүмат җыю һәм анализлау буенча эш алып барыла.

Бу эшне оештыру өчен Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 30.06.2020 видеоконференция режимында киңәшмә үткәрелде һәм күрсәтелгән чараларны үткәргәндә барлыкка килә торган проблемалы сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International