02.07.2020 Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Хисап палатасы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО вәкилләре катнашында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ятим балалар өчен социаль наем шартнамәсе буенча торак урыннары бирү нормасы буенча торак урыннары алу, Татарстан Республикасының тиешле муниципаль берәмлеге шартларына карата торак урыннары бирү һәм ятим балаларга 2013-2019 елларда найм шартнамәләре буенча бирелгән торак урыннарына карата торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны бетерү механизмын билгеләү сораулары каралды.