Фәнил Әһлиуллин зиратлар өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

2020 елның 7 июле, сишәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин видеоконференция режимында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе катнашында зиратлар өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү сораулары буенча киңәшмә үткәрде.

Бүгенге көндә 3668 зиратның 4167 җир участогы бар):

- 3189 зират (3648 участок) рәсмиләштерелгән;

- 96 зират өлешчә рәсмиләштерелгән;

- 383 зират (519 участок) рәсмиләштерелмәгән.

Пай, шәхси җирләрдә, урман фонды җирләрендә зиратлар астында җир кишәрлекләре булу очраклары ачыкланды.

Хәзерге вакытта җирле үзидарә органнарының 519 участогы буенча аларны тиешенчә рәсмиләштерү буенча планлы эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International