Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә «Россия Почтасы» АҖ тарафыннан кулланыла торган күчемсез милек объектларын республика һәм муниципаль милектән республика милкенә кабул итү , «Россия Почтасы» акционерлык җәмгыятенең эшчәнлеге нигезләре һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" сораулары буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә видеоконференция режимында ZOOM платформасында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм «Россия Почтасы» АҖ филиалы – «Татарстан почтасы " УФПС вәкилләре катнашты.