Казанда яшәүче күп балалы гаиләләрнең Каймардан җир аласы килми. Алар өстенлекне Сокуры авылына бирә. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган видеокиңәшмә барышында әйттеләр.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов торак төзелешенә багышланган киңәшмәләрдә күп балалы гаиләләрне җирле итү мәсьәләсен гел кабыргасы белән куя килде. Дөресрәге, эшне тиешенчә оештырмыйсыз дип, җаваплы кешеләрне тәнкыйтьләп торды. Мәскәүдә Хөкүмәт йортында Владимир Путин уздырган киңәшмәдә, Россиядә бу максатларга бирелгән җирләрнең 30 проценты безнең республикага туры килүе билгеле булгач, аның фикере үзгәргән. “Безнең халыкның йорт төзергә, милек алырга теләк белдерүе – күңелле хәл. Йорт төзиләрме, сатарга телиләрме – анысы алар эше. Әмма без аларга кишәрлек бирергә тиешбез. Киләчәктә дә бу эшне оешкан төстә алып барырга кирәк”, – диде ул.
Республикада 21 меңнән артык гаилә җир алырга теләк белдереп гариза язган. Шуның 19 мең 500е исемлеккә кертелгән. 15 меңнән артыгына җир бирелгән. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов белдергәнчә, Казан шәһәрен исәпләмәсәң, исемлеккә кертелгән гаиләләрнең 94 проценты җир алган инде. Казанны керткән очракта бу сан 78 процент тәшкил итә икән. Тик бу сүзләрне ишеткәч, Президент канәгатьсезлеген белдерде.
– Казанны кертеп, кертмичә дигән мәгълүматларыгыз моннан соң булмасын. Ничек инде шулай исәпләргә була? Казан – республиканың башкаласы бит, – дип шелтәләп алды ул. – Казанда күп балалы гаиләләрне җирле итү – иң авыр мәсьәләрнең берсе. Моны бөтен кеше белә. Әлеге уңайдан эшләр бара.
Россиядә күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү турында закон кабул ителгәннән соң, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә яшәүчеләргә үзләре яши торган урыннардан кишәрлекләр биреп булмаячагы турында алдан хәбәр иткәннәр иде. Бу уңайдан төрле сөйләшүләр алып барылды. Чаллыда әлеге мәсьәлә тиз хәл ителде. Ә менә Казанда хәлләр башкачарак. Башкаланың үзендә җир кишәрлеге булмагач, йорт салыр өчен урын якын-тирә районнардан каралган иде. Биектау районының – Каймар һәм Лаеш районының Сокуры авыллары янында күп балалылар өчен яңа бистәләр калкып чыгарга тиеш.
Каймардан җир алырга уйлаган гаиләләр өчен 2 мең кишәрлек әзерләнгән инде. Демидов сүзләреннән шул аңлашыла: 2 мең 300 гаиләгә әлеге урынны тәкъдим итеп караганнар, яртысыннан артыгы баш тарткан. Халык бу урынны өнәп бетерми. Аларның Сокурыдан аласы килә.
– Каймардагы җирләр Сокурыныкыннан начаррак, дип әйтеп булмый. Бу хакта халыкка аңлатырга кирәк. Каймар да – менә дигән урын, – диде Рөстәм Миңнеханов, әлеге сүзләрне ишеткәч.
Президент әйтүенчә, гаиләләргә җир шәхси йорт салу өчен бирелә. Ул Казан эчендә берничек тә була алмый. Башкалада хәтта күпкатлы йортлар төзү өчен дә җир юк. Казан эчендә генә түгел, тирә-юньдә дә буш җирләр калмаган. Күп балалы гаиләләр өчен җир бирергә дигән закон чыкканнан соң, милек хуҗалары белән сөйләшүләр алып барылуы хакында күп әйтелде. ”Инвесторлар безнең хәлгә кереп, ул кишәрлекләрне әлеге гаиләләр өчен бирделәр. Халык бу уңайдан бернәрсә дә эшләнми, дип уйламасын”, – ди Президент.
Җитәкчелек җир турында сөйләшүләр алып барганда, гади халык та тик ятмый. Алар дә сөйләшүләр алып бара. Гади халык фикеренчә, Каймардагы җирләргә караганда Сокурыдагысы кыйммәтрәк бәягә сатылырга мөмкин икән. Җирне сатарга теләүчеләр нәкъ менә өстенлекне шуңа бирә.
– Безнең танышлар арасында Кама буен сайлаучылар күп. Чөнки алар бу кишәрлеккә йорт салырга уйламый, сату өчен ала. Алар фикеренчә, анда җирләр кыйммәтрәк булачак, – дип сәбәпләрен аңлатырга кереште Каймардан җир алган танышым Фәридә. – Үзенә дип алучылар якын урынны сайлый. Авиатөзелеш районында яшәгәч, безгә Каймар якын. Киров, Мәскәү, Яңа Савин районнары да, үзенә булса, бу якка өстенлек бирә. Ә менә Идел буе районында яшәүчеләргә, сүз дә юк, Сокуры җайлы. Авылга кайтырга уңайлы дип, кайту юлын да сайлаучылар бар. Кеше коткысына бирелүчеләрне дә беләм. Җирнең киләчәктә кайсы урында кыйммәтрәк буласын беркем дә әйтә алмый. Аны киләчәк күрсәтәчәк, – дип ачыклык кертте ул бу хәлләргә.
Киңәшмәдә шулай ук гариза язмаган гаиләләр проблемасы да күтәрелде. Кайбер районнарда күп балалы гаиләләр җир алырга теләп гариза да бирмәгән. Чирмешән, Әлки, Аксубай, Тәтеш, Чүпрәле һәм башка районнарда җир сорап гариза язучылар аз.
– Мондый гаиләләр бар икән, җир кишәрлегеннән баш тартып гариза язсыннар, – диде Президент. – Алар белән сөйләшүләр алып барыгыз, аңлатыгыз.
Демидов әйтүенчә, Кама Тамагы районында да мондый хәл күзәтелгән булган. Урыннарга барып, җирле халык белән очрашканнар. Ике атна эчендә мөрәҗәгать итүчеләр саны бермә-бер арткан.