30 гыйнвар көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә блок-модульле фельдшер-акушерлык пунктларын дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләре карамагына тапшыру турында киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы халкына беренче медик-санитар ярдәме күрсәтүне камилләштерүгә юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру программасы кысаларында республикада 72 блок-модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелде. Бу программа төзелеше өчен 2012 елда республика бюджетыннан 300 миллион сум күләмендә акча бүленеп бирелде.
Тиз күтәрелешле модульле фельдшер-акушерлык пунктларын булдыру проекты Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы һәм “Нефтемаш” Азнакай заводы тарафыннан эшләнелде һәм Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан расланылды.
Бүгенге көндә төзелгән фельдшер-акушерлык пунктлары район үзәк хастаханәләре карамагына тапшырыла бара.
Агымдагы елда да бу программаны тормышка ашыру эше дәвам итәчәк.