Автотранспорт чараларын сату буенча аукционнар игълан ителде

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

Р Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2020 елның августында транспорт чараларын сату буенча ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән бәясен күтәрү юлы белән ачык аукционнар үткәрә. Аукционнар 20.08, 21.08, 24.08 һәм 25.08 көннәргә билгеләнгән. 

Сату турында мәгълүматларны   Россия Федерациясенең рәсми сайтында  www.torgi.gov.ru, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең сайтында www.mzio.tatarstan.ru һәм на электрон  мәйдан - sale.zakazrf.ru сайтларында таба аласыз.

Сатуда катнашу өчен претендентлар электрон  мәйдан - sale.zakazrf.ru сайтында теркәлергә тиешләр.

Аукционда катнашу өчен гариза бирү, өстәмә мәгълүмат алу өчен эш көннәрдә сәг. 09-17.00 кадәр, җомга көнне 15.45 сәг. кадәр (төш вакыты 11.45-12.30) Казан, Вишневский ур., 26 йорт, 1 кат, 1106 каб. Тел. (843)264-30-81 мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 Җаваплы: Прокофьева Елена Александр кызы.

Транспорт чараларын карау “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ мәйданында Казан шәһ., Ясеневая ур., 6 йорт адресы буенча эш көннәрдә: сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрне 14.00-16.00 сәг. мөмкин.

Тулырак мәгълүмат: http://mzio.tatarstan.ru/tat/realizatsiya-gosimushchestva.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International