2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе

2020 елның 24 июле, җомга

Беген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең беренче урынбасары Артур Галиев 2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә катнашты.  

Киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, республика һәм ведомостволар вәкилләре катнашты. Шулай ук видеоконференция режимында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы бинасында Татарстан Республикасының дәүләт өлеше булган эре, икътисади һәм социаль әһәмияткә ия булган (система барлыкка китерүче) оешмалар, предприятиеләр вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быел 1 яртыеллыкта ҖТП күләме үткән елның шушы чорына карата 98,7% тәшкил итте, сәнәгать җитештерүе индексы – 98,9%, төзелеш эшләре күләме – 99,7%; ваклап сату әйләнеше – 91,6%.

Иң мөһиме  – бюджетка акча керүләр сизелерлек кимеде, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Берләштерелгән бюджетка салым һәм салым булмаган керемнәр күләме 105, млрд сум тәшкил итте, үткән елның шушы чорына карата 23%ка ким. Табышка салым ике мәртәбә кимеде, ягъни 25,2 млрд сум.

«Бу шартларда бөтен мөмкин резервлардан файдаланырга кирәк. Керемнәр буенча – иң беренче салым буенча бурычлар. 2020 елның 1 июленә ул 9,5 млрд сум тәшкил итте. Бурычларны эзләтеп алырга кирәк. Бүген бу хакта җентекләп сөйләшәчәкбез. Татарстан Республикасы Хөкүмәте ягыннан җаваплы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шамиль Гаффаров», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, оптимизация чараларын дәвам итәргә кирәк, кайбер чыгымнарны кичектереп тору һәм туктатып тору чаралары ел башыннан бирле уздырыла, чыгымнар өлешендә катгый финанс дисциплинасын һәм республика программаларын нәтиҗәле гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә, моңа капитал салулар һәм юл эшләре дә керә.  

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бу максатларга 2020 елда 26,9 млрд сум каралган, шулардан 8,4 млрд сумы – республика бюджетыннан.  

«Барлык бу каралган чаралар федераль үзәк белән килешүләр нигезендә үтәлергә тиеш, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Бу атнада Россия Президенты Владимир Путин «2030 елга кадәр чорга Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары турында» Указ имзалады. Аның нигезендә 30 октябрьгә кадәр Россия Федерациясе Хөкүмәте илкүләм проектлар күрсәткечләренә корректировалар кертергә тиеш. Тармак министрлыклары федераль дәрәҗәдә күрсәткечләрне корректировкалауны һәм 2020 елга һәм аннан соңгы елларга Татарстан Республикасы өчен илкүләм проектлар чараларын финанслау мәсьәләләрен оператив хәл итәргә тиеш».

«Бүгенге киңәшмә беркетмәсенә бюджет керемнәрен формалаштыру мәсьәләләрен эшләү турында йөкләмәне кертергә сорыйм. Республика берләштерелгән бюджетына алдагы елларда түләүләрне тәэмин иткән салым түләүчеләрнең һәркайсы белән киңәшмә уздырырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

2020 елның 1 яртыеллыгында республика салым органнары эше йомгаклары һәм 2020 ел азагына кадәр бурычлары турында Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин чыгыш ясады.

2020 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин нотык сөйләде.

Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең эше йомгаклары һәм 2020 ел азагына кадәр бурычлары турында Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов мәгълүмат бирде.

Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым бурычларының агымдагы вәзгыяте белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамиль Гаффаров таныштырды.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International