2013 елның 1 нче мартында тулай тораклардагы бүлмәләрне хосусыйлаштыру тәмамлана

2013 елның 5 феврале, сишәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Казан шәһәре муниципаль милегенә тапшырылмаган элеккеге җитештерү оешмаларының тулай торакларындагы бүлмәләрне хосусыйлаштыру өчен документлар кабул итә.

Бр. Касимовлар ур., 6,

Бр. Касимовлар ур., 82,

Декабристлар ур, 156,

Энергетиклар ур, 2/3,

Энергетиклар ур, 8,

Техник ур, 39Б,

Камай проспекты, 15А,

Авангард ур, 87,

Авангардн ур, 91,

Хлебозавод ур, 3,

Хлебозавод ур, 6,

Сара Садыкова ур, 20,

Яңа-Азино ур, 47,

Ак. Арбузов ур, 18/19 адресларындагы бүлмәләр буенча документларны тапшыру мөмкин.

       Мөлкәт идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә,  яшәү урыннарын хосусыйлаштыру 2010 елны башланды, шуның нәтиҗәсендә 552 күрсәтелгән адреслар буенча  хосусыйлаштыру хокукларын тормышка ашыра алды.

       Документлар кабул итү Вишневский урамы, 26, 110а кабинетта түбәндәге график буенча башкарыла: 

вт. 15.00 – 17.00 (документларны кабул итү),

ср. 9.30 – 11.30 (документларны кабул итү),

чт. 9.30 – 11.30 (документларны кабул итү),

пт. 14.00 – 16.00 (әзер килешмәләрне тапшыру).

        Хосусыйлаштыру өчен булган документларны тапшыру өчен 264-30-81 телефоны аша алдан шалтырату шарт (көн саен 9.00-18.00 сәг., шимбә, якшәмбедән кала).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International