Министр урынбасары Рөстәм Шәмеев Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы турында видеоконференция режимында узган чираттагы киңәшмәдә катнашты

2020 елның 4 августы, сишәмбе

2020 елның 4 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев рәислегендә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә узды.

Киңәшмәдә «ТАССРның 100 еллыгы» мәгълүмати билгесен кулланган өчен сертификатлар тапшырылды, хисап чорында ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында башкарылган эш нәтиҗәләре, августның беренче яртысына планлаштырылган чаралар турында, массакүләм мәгълүмат чараларында юбилейны әзерләү һәм бәйрәм итү чараларын яктырту турында фикер алыштылар.; Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының  тарафыннан башкарыла торган эшләр турында мәгълүмат тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International