Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов видеоконференция режимында Түбән Новгород өлкәсенең Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре министрлыгы, Түбән Новгород өлкәсенең «кадастр бәясе» ДБУ, «Татарстан Республикасының дәүләт кадастр бәяләве үзәге»ДБУ вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.
.jpg)
Киңәшмә барышында, салым салу базасын киңәйтү максатыннан, теркәлгән хокуклары булмаган күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү буенча Түбән Новгород өлкәсе тәҗрибәсе каралды. Очрашу барышында ике субъект вәкилләре булган проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар.