Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре территорияләрендә урнашкан гидротехник корылмаларны инвентаризацияләү эшләрен тәмамлау мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде (ZOOM).
«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Идел буе идарәсе вәкилләре катнашында видеоконференция режимында узган киңәшмә барышында Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан барлык милек рәвешләрендәге гидротехник корылмаларны инвентарьлаштыру эшләрен 30.08.2020 сәгатькә кадәр тәмамлау кирәклеге турында карар кабул ителде.