Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнашты

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

2020 елның 1 августыннан 25 августына кадәр Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» традицион республика хәйрия акциясе үткәрелә. Бу акция кысаларында 2020 елның 10 августында министр Фәнил Әһлиуллин беренче сыйныфка барачак балалары булган министрлык хезмәткәрләренә мәктәп портфельләре һәм мәктәп кирәк-яраклары җыелмасы тапшырды.

Беренче сыйныф укучыларына нык сәламәтлек, якты тәэсирләр, файдалы белем һәм яхшы укуларын телик. Хәерле юл сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International