Дәүләт мөлкәтен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 303,53 миллион сум салым булмаган табыш керде

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

2020 елның 31 июленә булган мәгълүматлар буенча, Татарстан Республикасы бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан һәм сатудан кергән салым булмаган табыш 303,53 миллион сум тәшкил итте.

Татарстан Республикасы бюджеты алдында 2020 елның 31 июленә бюджет йөкләмәсе 61,03 % ка үтәлде.

Шул исәптән, статьялар буенча, Татарстан Республикасы бюджетына 2020 елның 31 июленә керде:

мөлкәтне арендалаудан – 51,34 млн. сум – план 83 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 39,03 млн. сум – план 51,2 % ка үтәлгән;

сервитуттан – 1,33 млн. сум – план 42,9 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 71,09 млн. сум – план 237 % ка үтәлгән;

ышанычлы идарәдән – 52,76 млн. сум – план 83,7 % ка үтәлгән;

дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышының бер өлеше – 32,75 млн. сум – план 95,8 % ка үтәлгән;

дивидендлар – 37,63 млн. сум – план 53 % ка үтәлгән;

башка керемнәр – 15,41 млн. сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International