2020 елның 14 августында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов рәислегендә видеоконференция режимында Россия Федерациясенең чиктәш субъектлары белән Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышы узды.
Утырыш барышында Татарстан Республикасының анклав территорияләрен Чуаш Республикасында урнашкан Чаваш Варман милли паркы янында үтү мәсьәләләре каралды. Утырышта шулай ук файдаланылган методларның һәм күрсәтелгән күрсәткечләрнең җир төзелеше объектлары чикләренең характерлы нокталарының координаталарын билгеләүнең уртача квадратик кимчелегенең туры килү-килмәве өлешендә җир төзелеше документларын әзерләү буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең тәкъдимнәре дә каралды.
Эшче төркем утырышында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, «Росреестрның Татарстан Республикасы буенча ФКП» ФДБУ филиалы вәкилләре катнаштылар.