2020 елның 14 августында Алабугада «Адымнар-Алабуга» яңа полилингваль комплексы мәйданчыгында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды.
Киңәшмәнең төп темасы «XXI гасыр мәгарифе: киләчәк өчен бүгенгесе». Киңәшмә барышында «Мәгариф» милли проектына йомгак ясалды, педагогик коллективлар эшчәнлегенең нәтиҗәләре каралды, мәктәпкәчә һәм мәктәп белеменең сыйфатын күтәрү, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен, Татарстан Республикасында һөнәри белем бирүне үстерү мәсьәләләре каралды, киләсе уку елына бурычлар билгеләнде.
Пленар утырышта Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин катнашты.