Министр урынбасары Рөстәм Шәмеев Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы турында видеоконференция режимында узган чираттагы киңәшмәдә катнашты

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

2020 елның 17 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев рәислегендә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча видеоконференция режимында (ZOOM) чираттагы киңәшмә узды.

Киңәшмәдә хисап чорында ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында башкарылган эш нәтиҗәләре, августның икенче яртысына планлаштырылган чаралар каралды, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы эше турында мәгълүмат тыңланды.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты киңәшмәдә катнашучыларга Татарстан Республикасы Архив фондына Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында чаралар оештыру һәм үткәрүгә кагылышлы фото-, видео-, башка материалларны тапшыруның барышы турында мәгълүмат бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International