2020 елның 18 августында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин рәислегендә видеоконференция режимында (ZOOM) Татарстан Республикасы территориясендәге барлык милек рәвешләрендәге гидротехник корылмаларны инвентаризацияләүне тәмамлау буенча чираттагы киңәшмә үткәрелде.
«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, «Ростехнадзор» Идел буе идарәсе вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә хисап чорында гидротехник корылмаларны инвентаризацияләүгә йомгак ясалды, республиканың 10 муниципаль берәмлегендә эшләрне тәмамлау буенча тоткарлыклар тикшерелде, тиешле карар кабул ителде.
Киңәшмә эшендә шулай ук министр урынбасары Рөстәм Шәмеев һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының тармак бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.