2020 елның 19 августында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советының чираттагы утырышын уздырды.
Утырышта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинаның инвестицион эшчәнлек өлкәсендә закон чыгару инициативалары һәм Инвестицион проектларны тормышка ашыру мониторингы һәм агымдагы елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре турында мәгълүматы тыңланылды.
Утырышта катнашучылар игътибарына төрле компанияләр тарафыннан тәкъдим ителгән 7 инвестицион проект тәкъдим ителде: индивидуаль һәм төркем төрелмәсендә әзер азык-төлек продуктларын җитештерүне оештыру проекты; хәләл продукция җитештерү өчен «HalalGuideMall» сәүдә үзәген төзү проекты; яңа заманча сәүдә суыткыч җиһазлары җитештерү буенча; Балык Бистәсе районында «Масловка» аэрошәһәрчеге төзү буенча; республика территориясендә кан плазмасын фракцияләү буенча завод төзү буенча; зиратлар эшчәнлеген автоматлаштыру һәм ритуаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту буенча «Мемориал» проекты; «Түбән Кама»сәнәгать паркының икенче чиратын үстерү проекты. Утырышта катнашучылар барлык тәкъдим ителгән проектларны да хупладылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында ассызыклаганча, Татарстанда инвестицияләр җәлеп итү һәм яңа проектларны гамәлгә ашыру-иң мөһим приоритетларның берсе. "Республика үсешен дәвам итәргә тиеш", - дип тәмамлады ул.
Инвестицион совет утырышында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин катнашты.