Таһир Хөснетдинов Татарстан Республикасы муниципаль районнарының территориаль планлаштыру документларын эшләү мәсьәләсе буенча чираттагы киңәшмә уздырды

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

2020 елның августының икенче яртысында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында  министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов Татарстан Республикасының 5 муниципаль районында территориаль планлаштыру документларын эшләү белән кызыксынучы потенциаль инвесторлар белән видеоконференция режимында (ZOOM) чираттагы өч киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре, «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ вәкилләре, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, алга таба торак пунктлар чикләре турындагы мәгълүматларны Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү өчен генераль планнар әзерләүне тормышка ашыру өчен җаваплы урынбасарлары катнаштылар.

Киңәшмәдә катнашучылар Татарстан Республикасының Биектау, Яшел Үзән, Чистай, Сарман, Яңа Чишмә муниципаль районнарының территориаль планлаштыру документларын эшләү һәм килештерү буенча фикер алыштылар һәм тиешле карарлар кабул иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International