«Дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 31 июлендәге 293-ФЗ номерлы федераль закон (алга таба – Федераль закон) дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру тәртибен камилләштерүгә һәм күрсәтелгән мөлкәтне хосусыйлаштыруга бердәм якын килүне билгеләүгә юнәлдерелгән.
Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Федераль мөлкәтне, Россия Федерациясе субъектлары милкендә булган мөлкәтне һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру программаларын эшләүгә, Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирүгә, шулай ук мондый мәгълүмат бирү формасына бердәм таләпләрне билгеләү буенча вәкаләтләр бирү каралган.
Россия Федерациясе субъектлары милкендә булган мөлкәтне һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру тәртибе Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыруның фараз планнарын (программаларын) эшләү тәртибе нигезендә мөстәкыйль билгеләнә.