2020 елның 20 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 12 нче утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Утырышта 26 мәсьәлә каралды, шул исәптән Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне сайлау турында, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе әгъзаларын сайлау турында, «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану хакында» 80-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында. Барлык мәсьәләләр буенча да Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тиешле карарлар кабул итте.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында консолидацияләгән һәм республика бюджетына кергән җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.