Фәнил Әһлиуллин зиратлар өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

2020 елның 21 августы, җомга

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре катнашында шәхси җирләрдә һәм урман фонды җирләрендә урнашкан зиратларга җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү сораулары буенча киңәшмә үткәрде.

Татарстан Республикасында 20.08.2020 елга 3 677 зират исәпләнә, шуларның 81 зираты Татарстан Республикасы 25 муниципаль районы территориясендә урман фонды җирләрендә, 119 зират – 25 район территориясендә шәхси милектә булган җирләрдә, бу аларны рәсмиләштерүгә комачаулый.

Урман фонды җирләрендә урнашкан җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү өчен Урман хуҗалыгы министрлыгы 2 вариант тәкъдим итте:

1) Россия Хөкүмәте карары нигезендә җир кишәрлекләре категориясен махсус сакланыла торган территорияләр җирләренә күчерү;

2) җир кишәрлекләрен авыл җирлегенең генераль планын эшләү юлы белән торак пунктлар чикләренә кертү.

Ике вариант та катлаулы һәм шактый вакытлы чыгымнар таләп итә.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Дәүләт реестрларындагы каршылыкларны бетерү максатларында зиратларда биләгән урман кишәрлекләрен амнистияләү турында федераль законнарга үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләнде.

Шәхси җирләрдә урнашкан зиратлардагы җир участокларын рәсмиләштерү дә кыен. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 119 шундый җир кишәрлеге бар, шуларның 73е-пай фондында (өлешле милектә), 46сы-юридик һәм физик затлар милкендә.

Шәхси җирләрдә зиратларны урнаштыру рөхсәт ителми, мондый участоклар хосусыйлаштырылырга тиеш түгел.

Законнарда зиратлар астыннан җир алу өчен нигезләр юк (РФ ЗК 49 ст.). Бу очракта җир кишәрлекләрен бюджет акчалары өчен сатып алу мөмкин түгел.

Бердәнбер вариант – милекче тарафыннан муниципаль милеккә иганә итү.

Пай җирләре буенча – пайчылар белән килешү төзегәннән соң, муниципалитетларга җир участокларын бүлеп бирүнең регламент срокларын үтәргә туры килә (газетада бастыру, пайчыларның гомуми җыелышын үткәрү, ызанлау эшен әзерләү, исәпкә алу өчен документлар җибәрү).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International