2020 елның 26 августында министр Фәнил Әһлиуллин рәислегендә «Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталарының (идарәләре, комитеты) 2020 елның I яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре турында» коллегия утырышы узды.
Коллегия утырышында дәүләт һәм муниципаль мөлкәт белән идарә итүдән кергән табыш, юридик затлар тарафыннан җир кишәрлегеннән файдалануга түләүләр кертү эшләрен оештыру, территориаль планлаштыру һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү, дәүләт һәм муниципаль мөлкәт белән идарә итү каршындагы бәяләү бергәлеге белән хезмәттәшлек итү, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге законнарга үзгәрешләр кертү сораулары каралды.
Коллегия утырышында министрның беренче урынбасары Артур Галиев, министр урынбасарлары Эдик Дияров, Рөстәм Шәмеев, министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов, «Татарстан Республикасы Бәяләүчеләр союзы» КП башкарма директоры Олег Булгаков, Министрлыкның хокук идарәсе башлыгы Зөлфәт Галәветдинов чыгыш ясадылар.
Коллегиядә билгеләп үтелгәнчә, 2020 елның 6 аенда республика бюджетына дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итүдән 221, 42 млн.сум кергән, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7,0 млн. сумга күбрәк. Татарстан Республикасы җирле бюджетлары керемнәренең гомуми суммасы 1 982, 8 млн. сум яки еллык планның 51,82 %ын тәшкил итә.
Хәзерге вакытта планлы кертемнәрне тәэмин итү һәм дәүләт һәм муниципаль милекне сату буенча; милекне сату һәм күчемсез милек объектларын арендалау хокукын гамәлгә ашыруда электрон сәүдә мәйданчыгын актив куллану; Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре белән үзара хезмәттәшлекне камилләштерү буенча эш алып барыла.
Министр Фәнил Әһлиуллин министрлык хезмәткәрләренә Татарстан Республикасында Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен үстерүгә һәм камилләштерүгә зур өлеш керткән өчен «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгеләрен тапшырды.
Коллегия утырышында башка проблемалар турында фикер алыштылар. Тикшерелгән мәсьәләләр буенча коллегиянең тиешле карары кабул ителде.