2020 елның 1 августыннан 20 августына кадәр «Республика мөлкәт казнасы» ДБУ тарафыннан ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына караган дәүләт учреждениеләренә оператив идарә хокукында беркетелгән дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану һәм дәүләт милкенең сакланышы буенча 9 тикшерү үткәрелде.
Нәтиҗәләр буенча дәүләт учреждениеләрен тикшерү актлары төзелде. Хокук бозуларны бетерү буенча дәүләт учреждениеләре хисаплары Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына бер ай дәвамында җиткереләчәк.