Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җитәкчелегенең Приморье крае делегациясе белән очрашуы

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

26 август көнне Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрлыкның җитәкче составының һәм Приморье крае Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Ирина Дмитриенко һәм министр урынбасары Елена Белозерская белән эшлекле очрашуы узды.  Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин тәҗрибә уртаклашуның уңай әһәмиятен билгеләп үтте һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының төп эш юнәлешләрен тасвирлады. 

Фикер алышу барышында дәүләт һәм муниципаль мөлкәт белән идарә итү, дәүләт һәм муниципаль милекне һәм җир ресурсларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрү, кадастр мөнәсәбәтләре, мөлкәт һәм җир кишәрлекләреннән салым керемнәрен арттыру, дәүләт катнашында оешмалар белән идарә итүне оптимизацияләү, муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлек итү, исәпкә алу һәм дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү өлкәсендә заманча мәгълүмати системаларны кертү сораулары каралды. Очрашу зур кызыксыну шартларында узды һәм дустанә һәм конструктив характерда булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International