Министр Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасының Спас муниципаль районында булды

2020 елның 28 августы, җомга

2020 елның 28 августында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин янә Спас муниципаль районында булды. Монда ул Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Спас муниципаль районы буенча идарәсенең 132 янгын сүндерү-коткару бүлегенең хезмәт коллективы белән очрашты.

Коллектив белән очрашуда Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Спас муниципаль районы буенча идарәсе башлыгы Владимир Савельев катнашты.

Үз чыгышында министр Татарстан Республикасының соңгы 10 елда ирешкән уңышлары, якындагы чорга бурычлары турында сөйләде, агымдагы елның мөһим вакыйгасына - Татарстан Республикасы Президентын сайлауларга һәм аның сайлау алды программасына тукталды, ул биш төп бүлекне үз эченә ала.

Янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең хезмәт коллективы белән очрашу эшлекле һәм ышанычлы шартларда узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International