Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган Истәлек билгесен тапшыру

2020 елның 29 августы, шимбә

2020 елның 29 августында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин һәм министр урынбасары Рөстәм Шәмеев министрлыкның элеккеге хезмәткәренең әнисе, колхоз-совхоз производствосында 37 елдан артык эшләгән тыл хезмәтчәне Топунова Александра Якимовнаның өендә булдылар, аңа «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар.

Топунова Александра Яким кызы үзенең тормыш юлы, биш бала тәрбияләү, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда кичергән авырлыклар турында сөйләде. Горурлык хисе белән ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, күп кенә хәрби медальләр белән бүләкләнгән ире Андрей Иванович турында, балалары турында һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында 10 елдан артык эшләгән һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ветераны булган кече кызы Татьяна турында искә ала. 

Александра Якимовна Министрлык җитәкчелегенә игътибарлары һәм кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте адресына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Министр аны Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне белән котлады, аңа нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International