Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы Законнарын гамәлгә ашыру турында

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

2020 елның 31 августында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев видеоконференция режимында Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев уздырды. Киңәшмәнең көн тәртибендә 2020 елның июль аендагы эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы законнарның үтәлеше турындагы мәсьәлә каралды.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт телләре турындагы законнарны тормышка ашыру буенча эш «2014 – 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында башкарыла.

Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарын гамәлгә ашыру максатыннан министрлык сайты ике дәүләт телендә рәсмиләштерелде һәм даими рәвештә татар телендә контент белән тулыландырыла. Аерым алганда, сайтта бастырылган яңалыклар тулысынча татар телендә кабатлана, барлык басылган һәм басылып чыккан норматив-хокукый актлар да татар теленә тәрҗемә ителгән. Гражданнар һәм оешмаларның татар телендә килгән мөрәҗәгатьләренә җаваплар татар телендә бирелә.

Фойеда һәм Министрлык хезмәткәрләре гражданнарны кабул итә торган бинада Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә мәгълүмат элмә такталары урнаштырылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International