Күп балалы гаиләләрнең җир алу буенча хокукларын канәгатьләндерүдә Идел буе федераль округы буенча Татарстан – иң алда

2013 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

       Татарстанда барлыгы күп балалы 24 мең 817 гаилә исәпләнә.

       Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясенең ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов катнашындагы киңәйтелгән утырышында министр Азат Хамаев министрлыкның узган елдагы эшчәнлеге турында хисап доклады белән чыгып, күп балалы гаиләләргә бушлай җир кучастоклары бирелү мәсьәләсенә аерым игътибар бирде.

       2012 елдан башлап, Россия Федерациясендә күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирелә һәм ил буенча әлегәчә бирелгәннәренең 30 процентка якынын Татарстан Республикасы башкарган. Татарстан бу юнәлештә, гомумән, Идел буе федераль округындагы барлык төбәкләрне дә узды, диде министр.

       Шул рәвешле, Татарстанда барлыгы күп балалы 24 мең 817 гаилә исәпләнә, былтыр 18 мең 436сы җир алуга гариза тапшырып исемлеккә кертелгән, шуларның 81,7 процентының, ягъни 15 мең 36сының гозере канәгатьләндерелгән. Мисалга, ут-күршебез Башкортстанда шундый 36 мең 67 гаиләнең 16 мең 72се гариза биргән һәм аларның 31,5 проценты, төгәлрәге, 5 мең 62се морадына ирешкән. Түбән Новгород өлкәсендә күп балалы 14 мең 235 гаиләнең 2 мең 824е гариза тапшырган, 23,5 процентына, яки 665 гаиләгә генә җир бирелгән; Киров өлкәсендә яшәүче ишле 5 мең 918 гаиләнең 2 мең 686сы документларын җыеп тапшырып, 1 мең 318е җирле булган, бу исә гаризалары исемлеккә терәлгәннәрнең 49,1 проценты санала һ.б. Шул рәвешле, күп балалыларның бушлай җир алу буенча хокукларын канәгатьләндерүдә Идел буе федераль округы буенча Татарстан – иң алда. РФ буенча исә бу мәсьәләдә Идел буе федераль округы – беренче, Үзәк федераль округ – икенче. Үзәк округта Мәскәү өлкәсе лидерлыкта: күп балалы 29 мең 325 гаиләнең 10 мең 118е җир алырга теләүчеләр исемлегенә кертелгән, аларның 15,4 процентына, ягъни 1 мең 563енә җир бирелгән. РФ Региональ үсеш министрлыгы уздырган мониторинг әнә шундый нәтиҗә күрсәткән.

       Коллегия утырышында билгеләп үтелгәнчә, Татарстанның мондый казанышы ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән җирле үзидарә органнары, шулай ук дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталында ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы әзерләгән махсус модуль барәбаренә ирешелгән. Гаризалар электрон чиратка теркәлә барып, ул модуль ярдәмендә бер үк гаиләнең гаризасы бер генә теркәлә, ягъни гариза төрле муниципаль берәмлектә бирелсә дә, гомуми чиратта ул шунда ук ачыклана, шул рәвешле, эш гадиләштерелә. Моннан тыш, электрон юл белән гариза бирү эшне тизләтә. Һәрхәлдә, министр А.Хамаев шулай дип искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International