Дәүләт унитар предприятиеләрнең санын киметергә кирәк, бу МУПларга да кагыла, ди ТР Хөкүмәте җитәкчесе вазифаларын башкаручы Равил Моратов
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясе утырышы уздырылып, министр Азат Хамаев министрлыкның узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады, перспективаларны барлады. Аның эшендә ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР Президенты аппараты, ТР Дәүләт Советы, ТР Хөкүмәте вәкилләре, республикадагы эре предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
Министр сүзләренчә, 2012 ел нәтиҗәләре буенча, бюджетның салым булмаган керемнәре күрсәткечләре икътисадның былтыргыдан чагыштырмача тотрыклырак булуын күрсәтә. Хисап елында республика һәм муниципаль милекне файдаланудан һәм сатудан 12,32 млрд. сум табыш алынды. Дәүләт милке һәм җир участоклары белән идарә итүдән 7,49 млрд. сум керем булды һәм бу элеккеге елдагыдан 39,5 процентка күбрәк, муниципаль милек һәм җирләре белән эш итеп, 4,83 млрд. сумлык табыш китерелде, бу исә 2011 елдагыдан 32,4 процентка артыграк, дип шәрехләде. А.Хамаев билгеләп үткәнчә, дәүләт милке һәм җир участоклары белән эш итеп, ягъни файдаланып һәм сатып, министрлык республика бюджетына былтыр 1 млрд. 136,1 млн. сум табыш китергән. Муниципаль берәмлекләр үз милекләреннән һәм җирләреннән бюджетларына 4 млрд. 831,9 млн. сумлык керем алган һ.б.
Утырышта ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов исә мондый фикер белдерде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына дәүләт милкен файдалануны нәтиҗәлерәк итү, аның керемлелеген максималь дәрәҗәгә җиткерү таләп ителә. Хәзерге вакытта дәүләт карамагында булган милек әле күп – ул миллионнарча квадрат метрлар, аларның аренда бәясе бик түбән, чыгымнары күп була, ә файдаланылыш тулысынча түгел. Шуңа күрә, бу мәсьәләдә министрлык файдалана торган дәүләти-шәхси партнерлык - яхшы формат.
Дәүләт унитар предприятиеләрнең санын киметергә кирәк – бу табигый, шулай ук, муниципаль унитар предприятиеләргә дә кагыла, әйтик, акционерлык җәмгыятьләре оештырырга мөмкин, дәүләти-шәхси партнерлык мөнәсәбәтләрен күбрәк файдаланырга, ди Р.Моратов. Бу мәсьәләдә федераль дәрәҗәгә чыгарга кирәк, чөнки милек бәясе анда да төрлечә бәяләнә. Мирас булып калган корылмаларның торышы шәптән дип булмый, карап тотуга, аннары капиталь ремонтка керемнәрнең шактый өлеше таләп ителә булып чыга. Шуңа күрә, бизнес кызыккан корылмаларны дәүләти-шәхси партнерлык рәвешендә файдаланышка бирергә, мисалга, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә ихтыяҗ әле дә бар, башка социаль таләпләрне өйрәнергә мөмкин. Республиканың күчемсез милке 5,5 млн. кв.метр гомуми мәйданда булып, шуның 4,9 млн. кв.метры җитештерү тармагы максатларында санала. Бюджет учреждениеләре күрсәтә торган хезмәтләренең бер өлешен шәхси бизнеска тапшырырга вакыт, дип саный ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов.