2013 елның 14 февралендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә халык алдында бәясен күтәрү юлы белән дәүләт мөлкәтен сату буенча аукцион үткәрелде.
Аукционда Татарстан Республикасының Кама Тамагы районында урнашкан дәүләт мөлкәте сатылды. Сатудан алынган 1,024 миллион сум акча республика бюджетына керәчәк.