2020 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев рәислегендә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә узды.
Киңәшмәдә «ТАССРга 100 ел» мәгълүмати Билгесен куллану өчен сертификатлар тапшырылды, хисап чорында ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында башкарылган эш нәтиҗәләре, сентябрьнең беренче яртысына планлаштырылган чаралар турында фикер алышынды, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитетының һәм Менделеевск муниципаль районының алып барылган эше турында мәгълүмат тыңланды.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты киңәшмәдә катнашучыларга Татарстан Республикасы Архив фондына Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында чаралар оештыру һәм үткәрүгә кагылышлы фото-, видео-, башка материалларны тапшыруның барышы турында мәгълүмат бирде.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында консолидацияләгән һәм республика бюджетына кергән җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.