2020 елның 1 сентябрендә Болгар ислам академиясендә Белем көненә багышланган тантаналар узды. Тантаналы чара традиция буенча Коръән укудан башланды.
Җыелганнарга сәламләү сүзе белән Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов мөрәҗәгать итте. Беренче курс студентларын студентлар тормышы башлану белән мөхтәрәм кунаклар: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, Татарстан Республикасы Президенты Департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов котладылар.
Болгар ислам академиясе коллективына үзенең видео котлавын Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Шәех-уль-Ислам Югары мөфтие Тәлгать Сафа Таҗетдин җибәрде. Котлау телеграммасын Россия Федерациясе Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин җибәрде.
Соңыннан академия ректоры Данияр Абдрахманов докторантларга һәм магистрантларга студентлар билетлары тапшырды.
Шул ук көнне «Спас тармак технологияләре техникумы» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә министр Фәнил Әһлиуллин капиталь ремонттан соң уку бинасын ачу һәм Белем көненә багышланган чараларда катнашты.
Ул педагогик коллективны һәм техникум укучыларын уку елы башлану белән котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Белем көне уңаеннан Мөрәҗәгатен җиткерде.