2020 елның 2 сентябрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган Татарстан нефть, газ, химия форумы – 2020 ачылды.
Форумны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, Россия нефть, газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль катнашты. Форум, гадәттәгечә, республикада нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү кысаларында үткәрелә.
Күргәзмә павильоннарында Россия Федерациясенең 18 төбәгеннән 100 алдынгы тармак компаниясенең эшләнмәләре һәм продукциясе тәкъдим ителгән. Катнашучылар арасында – «Татнефть» ГАҖ, «Таиф» ГК, «ТаграС-Холдинг» ҖЧҖ, «Казанкомпрессормаш» ААҖ, «ГОРЭЛТЕХ» заводы (Ленинград өлкәсе), «Иокогава Электрик СНГ» ҖЧҖ (Мәскәү) һәм башкалар.
Форум – 2020 эшендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәнил Әһлиуллин һәм министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов катнаштылар.