2020 елның 2 сентябрендә «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы узды.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды: «2019 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2020 елга бурычлар турында», «Төрле тармакларда сыекландырылган табигый газ куллану буенча Республика пилот проектын оештыру», «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында энергияне сак тоту муниципаль программасын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе турында», «Татарстан Республикасы кулланучыларын электр белән тәэмин итүнең нәтиҗәлелеген һәм ышанычлылыгын арттыру өчен интеллектуаль санлы карарлардан файдалану», «Россия Федерациясендә газ-мотор ягулыгы базарын үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында», «2020 – 2024 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы сыйфатында сыекландырылган табигый газ базарын үстерү» ярдәмче программасын тәкъдир итү уздырылды.
Докладлар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «РариТэк» ҖЧҖ генераль директоры Рафаэль Батыршин, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Илшат Галимҗанов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Саматов, Россия Федерациясе Энергетика министры урынбасары Антон Инюцын чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин катнашты.