Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җитәкчелегенең Түбән Новгород өлкәсе вәкилләре белән очрашуы турында

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 3 сентябрендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында (алга таба – министрлык) министрлыкның җитәкче составының Түбән Новгород өлкәсенең «Кадастр бәясе» ДБУ вәкилләре белән эшлекле очрашуы узды.

Очрашуда министр Фәнил Әһлиуллин, министр урынбасары Рөстәм Шәмеев, министр урынбасары вазыйфаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов, Түбән Новгород ягыннан – ДБУ директоры урынбасары Наталья Гричанюк катнаштылар.

Очрашуда түбәндәге эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар: министрлык – теркәлгән хокуклары булмаган күчемсез милек объектларына инвентаризация үткәрү, салым салу базасын киңәйтү, Түбән Новгородлылар – җир кишәрлекләрен ызанлау, кадастр паспортын, ызанлау планын, тикшерү акты һәм башка кадастр эшләре өлкәсендә хезмәт күрсәтү буенча.

Очрашу барышында Россия Федерациясенең ике субъектыннан да вәкилләр булган проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International