2020 елның 3 сентябрендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев дәүләт хезмәтләрен цифрлы рәвешкә күчерүне оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә «Лин Вектор» ҖЧҖ вәкилләре һәм Министрлыкның дәүләт хезмәтләре күрсәтүче структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында узды.
Киңәшмә барышында «Лин Вектор» ҖЧҖ тарафыннан әзерләнгән дәүләт хезмәтләрен цифрлы рәвешкә күчерү проекты Концепциясе, шулай ук Министрлык тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен цифрлы рәвешкә күчерү мөмкинлекләре каралды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, аларны күрсәтү процессын оптимальләштерү өчен, Министрлыкның дәүләт хезмәтләренең бер өлешен цифрлаштыру максатында, эшче төркемнәр төзелде.
Агымдагы ел башыннан алып Министрлык тарафыннан күрсәтелә торган 20 дәүләт хезмәте буенча 814 гариза кергән.