Артур Галиев «Татарстан Республикасының геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДУП үзгәртеп кору сораулары буенча киңәшмә үткәрде

2020 елның 4 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә видеоконференция режимында киңәшмә үтте, аның эшендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм «ТР Геоцентр фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДУП вәкилләре катнашты.

«ТР Геоцентр фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДУП 1999 елда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының җир асты байлыкларын геологик өйрәнү, җир асты байлыкларыннан файдалану, судан файдалану һәм геологик мохитне саклау өлкәсендә дәүләт идарәсен мәгълүмати-аналитик тәэмин итү максатларында оештырылган.

Предприятие эшчәнлегенең төп юнәлешләре – Татарстан Республикасы территориясендә җир асты суларының ресурс потенциалын, запасларын һәм сыйфатын, экзоген геологик процессларның торышын бәяләү.

Хәзерге вакытта «ТР Геоцентр фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДУП яңа учреждение өчен дәүләт йөкләмәсен формалаштырып, дәүләт бюджет учреждениесенә үзгәртеп кору мәсьәләсе карала.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасының яңа дәүләт милкен, шул исәптән оператив идарә хокукында аеруча кыйммәтле күчемсез милекне беркетүгә бәйле проблемалы сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International