2020 елның 31 августына дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 338,58 миллион сум салым булмаган табыш керде. Татарстан Республикасы бюджеты алдында 31.08.2020 елга бюджет йөкләмәсе 68,08 % ка үтәлгән.
Шул исәптән, статьялар буенча, Татарстан Республикасы бюджетына 2020 елның 31 августына керде:
мөлкәтне арендалаудан-60,28 млн. сум – план 97,5% ка үтәлгән %;
җир арендалаудан -4,01 млн. сум – план 57,7% ка үтәлгән %;
сервитуттан-1,51 млн. сум – план 48,7% ка үтәлгән %;
мөлкәтне сатудан-75,12 млн. сум – план 250,4% ка үтәлгән %;
ышанычлы идарәдән-53,34 млн. сум– план 84,6% ка үтәлгән %;
дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышының бер өлеше-32,75 млн. сум - план 95,8% ка үтәлгән %;
дивидендлар-53,3 млн. сум - план 75,1% ка үтәлгән %;
башка керемнәр-15,52 млн. сум.