Бүген министр Фәнил Әһлиуллин һәм Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында узган спорт мәктәпләренең тренерлар составы хезмәт коллективы җыелышында катнаштылар. Очрашу барышында 2019-2020 елларда Спас муниципаль районының физик культура һәм спорт учреждениеләре эшенә йомгак ясалды.
Спас муниципаль районына визит кысаларында Фәнил Әһлиуллин район башлыгы белән берлектә Ким бистәсендә капиталь ремонттан соң ишекләрен ачкан «Сабый» балалар бакчасында булды. Бистәдә яшәүчеләр белән очраштылар, гражданнарның сорауларына җавап бирделәр.
Фәнил Әһлиуллин үз чыгышларында Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләрен һәм көнүзәк мәсьәләләрен яктыртты, агымдагы елның мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгаларын билгеләп үтте, әлеге чараларда катнашучыларга алга таба хезмәт казанышлары һәм республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашуларын теләде.