Кичә, 18.02.2013 көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә агымдагы елның 1 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 1 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 60,34 миллион сум акча керде. Шулай итеп, агымдагы елның 1 аенда бюджет йөкләмәсенең 9 % ы үтәлде.
Шул исәптән, 2013 елның гыйнвар аена статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 1,47 миллион сум - план 2,4 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 20,01 миллион сум – план 7% ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 0,47 миллион сум – план 0,9 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 10,24 миллион сум акча кергән – план1 6,5%ка үтәлгән.
Дивидендлардан – 7,11 миллион сум – план 6,1%ка үтәлгән. Дивидендларны 2012 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча “Оборонпром” ААҖ күчерде.
Башка төр табышлардан, шул исәптән концессия һәм ышаныч идарә итү килешмәләре буенча 21,04 миллион сум акча керде.