Дәүләт Думасы торак урыннарны бушлай хосусыйлаштыруны 2015 нче елның 1 мартына кадәр берьюлы 3 укуда озайтты. Бушлай хосусыйлаштыруны озайту турындагы закон проекты Дәүләт Думасына дүрт фракциянең дә лидерлары тарафыннан кертелгән иде.
Парламентның югары палатасы тарафыннан расланганнан соң закон РФ Президентына имза кую өчен тапшырылачак. Дәүләт башлыгы имза куеп, рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң, документ гамәлгә керәчәк.
Торак урыннарны бушлай хосусыйлаштыру 1992 елны башланып киткән иде. Аннан башлап, бу программа инде ике тапкыр озайтылды: башта 2010 елның1 мартына кадәр иде, аннан соң – 2013 елның 1 мартына кадәр.
Шуның белән бәйле рәвештә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Казан шәһәре муниципаль милегенә тапшырылмаган элеккеге җитештерү оешмаларының тулай торакларындагы бүлмәләрне хосусыйлаштыру өчен документлар кабул итү дәвам ителә.
Бр. Касимовлар ур., 6,
Бр. Касимовлар ур., 82,
Декабристлар ур, 156,
Энергетиклар ур, 2/3,
Энергетиклар ур, 8,
Техник ур, 39Б,
Камай проспекты, 15А,
Авангард ур, 87,
Авангардн ур, 91,
Хлебозавод ур, 3,
Хлебозавод ур, 6,
Сара Садыкова ур, 20,
Яңа-Азино ур, 47,
Ак. Арбузов ур, 18/19. Адресларындагы бүлмәләр буенча документларны тапшыру мөмкин.
Документлар кабул итү Вишневский урамы, 26, 110а кабинетта түбәндәге график буенча башкарыла:
вт. 15.00 – 17.00 (документларны кабул итү),
ср. 9.30 – 11.30 (документларны кабул итү),
чт. 9.30 – 11.30 (документларны кабул итү),
пт. 14.00 – 16.00 (әзер килешмәләрне тапшыру).
Хосусыйлаштыру өчен булган документларны тапшыру өчен 264-30-81 телефоны аша алдан шалтырату шарт (көн саен 9.00-18.00 сәг., шимбә, якшәмбедән кала).