ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы салым салу объектлары исемлегеннән төшеп калган җир кишәрлекләрен теркәү эшен дәвам итә

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Салым кодексына кертелгән үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, юридик затлар тарафыннан кулланыла торган һәм элек декларацияләрдә чагылдырылган, элек декларацияләрдә чагылдырылмаган җир кишәрлекләре салым салу максатларында исәпкә алынмаячак, бу җирле бюджетларның төшеп калучы керемнәре барлыкка килүгә китерергә мөмкин.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы муниципаль районнары вәкилләре белән салым салу объектлары исемлегеннән төшеп калган җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү эшен оештыру сораулары буенча чираттагы киңәшмә үтте.

Киңәшмәдә муниципаль районнар тарафыннан үткәрелә торган чаралар һәм килеп туган проблемалы мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International