Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналаштыру документларын эшләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин рәислегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналары документларын эшләү сораулары буенча киңәшмә үтте.

Киңәшмә кысаларында торак пунктлар чикләре тасвирламасын килештермәгән генераль планнар проектлары, урман комиссиясе һәм кадастр эшләре нәтиҗәләре каралды.

Моннан тыш, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләүгә комачаулык итүче факторлар каралды, аларның төпләре булып Территориаль зоналар чикләрен тасвирлау булмау һәм расланган генераль планнарның булмавы тора.

Киңәшмәдә ТР Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мерзакреев, «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ һәм «Татинвестгражданпроект» ДУП вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International