2020 елның 18 сентябрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдуард Дияров рәислегендә 2020 елның 2 кварталында муниципаль унитар предприятиеләрнең финанс - хуҗалык эшчәнлеген карау буенча муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән видеоконференция режимында киңәшмә үтте.
Республикада 2020 елның 2 кварталы ахырына 145 МУП теркәлгән, шуларның 111-е-гамәлдә.
Бухгалтерлык (финанс) исәп-хисапларына үткәрелгән анализ мәгълүматлары буенча, 2020 елның 2 кварталы ахырына зыянга эшләүче предприятиеләр саны 61 МУП (54,9%) тәшкил иткән.
2020 елның 2 кварталы нәтиҗәләре буенча 38 предприятие аккредитацияләнгән, бу гамәлдәге МУПнең гомуми саныннан 34,2% тәшкил итә.